Дуңгызларның африка чумасы

Халыкка белешмә. Дуңгызларның африка чумасы – биек дәрәҗәдә йогышлы вируслы чир.

Бизгәк, тирегә, лайлалы ярыларга, эчке әгъзаларга кан йөгерү белән характерлана. 90-100% хайванных hәлакәтенә китерә.

Тудыручы- вируслы ДНК. Тыштагы тирәлектә югары дәрәҗәдә ныклы, киптерүгә,туңдыруга һәм тирәлекнең РН үзгәрүенә ныклы. Ел фасылына, яшькә карамыйча, чума белән дуңгызлар гына авырый. Инфекциянең төп чыганагы – авыру һәм үлгән хайваннар. Инфекция азык, һава,бөҗәкләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша күчә. Ихтиярсыз таратучылар булып кешеләр, өй һәм кыргый хайваннар, бөҗәкләр,кимерүчеләр, талпаннар, бетләр,чебеннәр була алалар.

Вирусның уңышсыз территориядән керү сәбәпләре: - зарарсызландырылмаган ашханә калдыклары; - зарарсызландырылмаган транспорт чаралары; - азык-төлек һәм сәнәгый товарлар.

Гомуми профилактик чаралар:

- уңышсыз территориядән вирусны кертүгә юл куймау;

- хайваннарны карантиннаштырганда каты чараларны саклау.

 Вирус саклана: -

 җирдә 112 көнгә кадәр;

- чи иттә 188 көнгә кадәр;

- каклаулы иттә 5 ауга кадәр.

Үлгән хайваннарның түшкәләрендә вирус 2 айдан үлә, катырылган үшкәләрдә – 6-10 елдан.

Тирә –якта вирус 4 сәг буена хлорлаганнан соң гына үлә. Дәвалау эшкәртелмәгән. Специфик алдан күрелгән чаралар юк.

 Дуңгызларда африка чумасы: халыкка белешмә. Дуңгызларда африка чумасы – өй һәм кыргый дуңгызларның йога торган вируслы авыру.

Бу авырудан саклаучы вакциналар һәм медикаментлар юк. Вирус кергән хуҗалыкта, бөтен дуңгызлар саны үлә.

Вирус кешеләргә йокмый. Авыруның клиник билгеләре – бизгәк, аппетит булмау, эчәсе килү, борыннан бүлендекләр килү, эч китү.Авыру дуңгызларның колак төпләрендә, корсакларында һәм башка урыннарында кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Вирусны таратучылар: авыру яки үле дуңгыз белән контактта булган кошлар, кешеләр, йорт һәм кыр хайваннары, кимерүчеләр, тире паразитлары. 2-5 көннән хайван үлә.

Авыру хайванны дәвалау тыела. Авыруның соңгы очрагы Оренбург өлкәсендә күзәтелде. Аның сәбәбе булып Оренбург өлкәсе белән Армения арасындагы хуҗалык-экономик, һәм күчмә элемтә булдыруда. Өлкәнең объектларында авыл хуҗалыкларында сезонны эшчеләр үзләре белән, авыру чыгуның сәбәбе булган, дуңгызларның сугым һәм эшкәртү продуктларын алып килделәр.

Дуңгызларда африка чумасын булдырмас өчен түбәндәге чараларны күрү тәкъдим ителә:

-шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәү;

- африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-экономик, һәм күчмә элемтә булдырмау;

-дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә бу тармакны "ябык" эш режимына күчерергә;

-шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәскә;

-дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;

-азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска;

-хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска;

-һәр декада саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;

-дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенмичә читтән дуңгызлар алып кайтмаска, дуңгызларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә һәм ветеринария белгечләре тарафыннан башка эшкәртүләргә китерергә; -дуңгызларның авырып китүен сизгән очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, дуңгызларны аерым ябып куярга, сугымны һәм барлык төр хайваннарны (кошларны да кертеп) һәм аларның сугым продуктларын (ит, дуңгыз мае, тире, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга. -үлгән яки авыру дуңгызларны, тиресне, калдык ризыкларны юк итү. ( ягу) Дуңгызларның авырып китүен сизгән очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итегез! Сораулар туган очракта ___________ дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез.

Телефоннар: Чиләбедә тиздән Роспотребнадзор дуңгызларның африка чумасының таралу куркынычы турында плакат-белешмәләр тарата башлаячак.Тиздән төсле мәглүматлы плакатлар вокзалларда, базарларда, аэропортларда һәм Көньяк Уралның зур сәүдә үзәкләрендә барлыкка киләчәк. Искә төшерик,узган елның июнь башында Грузиядә африка чумасыннан дуңгызларның күпләп үлүе теркәп куелды. Берничә көн арасында инфекция Абхаз, Әрмән, Ставрополь һәм Краснодар төбәкләрендә дуңгыз үрчетү хуҗалыкларына тиде.

 

(843) 211 66 94, 211 70 78

E-Mail:ojm@tatar.ru

Соңгы яңарту: 2019 елның 2 июле, 11:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International