Тикшерү хәбәрләре!

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

2017 елның 9 сентябрь көнендә рейд барышында, Актаныш муниципаль районының аучылык биләмәләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәре Кама-Ык аучылык  хуҗалыгы һәм Актаныш районының  ҖИО “Аучылар һәм балыкчылар” егере белән бергә, Картово янында,  гражданин М. идарәсендә булган «Шевроле-Нива» машинасын туктаттылар. Машина йөртүчедә исерү сыйфатлары бар иде.

Машина эчен тикшергәндә, аннан  «Шевроле-Нива» пассажиры Н. гражданиныныкы булган, чехолыннан салдырылган МР-153 мылтыгы табылды. Н. гражданиның да исерү сыйфатлары бар иде.  Урынга  РТ буенча ГИБДД хезмәткәрләре  һәм РФ  Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре чакырылды.

Н. гражданинына 1 б.8.37 маддә КоАП РФ буенча  административ материал төзелде. Мылтык РФ  Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре белән тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International