30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International