Кыйммәтле мехлы төрләргә ау чоры турында

2017 елның 29 сентябре, җомга

Кыйммәтле мехлы төрләргә  ау чоры  ачылу белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Ау кагыйдәләренең,   һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгына кагыла торган, аерым  кагыйдәләрен аңлатып китә.

Ау вакыты:

Сукыр тычкан

1 июннән 25 октябрьгә кадәр

Байбаклар, йомраннар, әрләннәр

1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр

Соры куян

 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр

Бүре, төлке, чүл төлкесе

15 сентябрьдән по 28 (29) февральгә кадәр

Су күсесе, су тычканы

 1 октябрьдән  1 апрельгә кадәр

Кондыз

 1 октябрьдән  28 (29) февральгә кадәр

Селәүсен, ләтчә

1 октябрьдән  28 (29) февральгә кадәр

Бурсык

15 августтан 31 октябрьгә кадәр

Чәшке, тиеннәр, янутсыман эт, сусар, көзән

15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр

Куяннарга , төлкеләргә  аучылык ату һәм пневматик коралсыз, ау токымы этләре белән

1 сентябрьдән  14 сентябрьгә кадәр

 

Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән кыйммәтле мехлы хайван төрләре:

 - ак куян

- кама

- таш сусар;

 - европа чәшкесе.

 Кыйммәтле мехлы хайваннарны аулаганда, аларның ояларын казу һәм җимерү тыела. Искәрмәне түбәндәге очраклар гына тәшкил итә:

-бүреләрнең ояларын һәм башка бала табу урыннарын җимерү һәм көчекләрен алу;

-үзтоткычларны кую өчен кондыз буаларын, су күселәренең  ояларын җимерү;

- ау токымы этләренә булышу өчен, ояда булган бурсык, төлке, янутка охшаган этнең ояларын җимерү;

Кыйммәтле мехлы хайваннаны аулау тәмамланганнан соң, аларның казылган оялары тулысынча җир белән капланырга тиеш.

Йомраннарга, сукыр тычканнарга, әрләннәргә, су күселәренә,ләтчәләргә, су тычканына ау үзаткычлар ярдәмендә алып барыла.

  Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга,  патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.

Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International