Хөрмәтле Татарстанлылар!

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Сезнең игътибарыгызны юнәлтә: соңгы елларда  Татарстан шәһәрләре территориясендә без һаман ешрак  кышка калган су йөзүче кошларны очрата алабыз. Төп исәпне, ияләшкән паркларны һәм күлләрне ташлап китәргә теләмәүче, кыр үрдәкләре тәшкил итә. Кошлар инде кешеләргә ияләштеләр, җәй көне үрдәк бәбкәләрен кешеләр янында  йөртәләр,ә ризыкны, кыргый табигатькә караганда, шәһәрдә табуы асатрак. Шәһәр кыр үрдәкләре әкренләп, алар өчен яңа яшәү тирәлеген үзләштерделәр һәм хәзерге вакытта бу кагыйдә булып килә. Үрдәкләр, катмый торган күлләргә күчеп, уңышлы гына кышлыйлар.

Су йөзүче кошлар каткан күлләрдә кала дип борчылырга кирәк түгел. Әгәр дә  каурыйлылар сәламәт булсалар,  табигатьтә үзләре дә исән кала алалар.  Сезне битараф калмаска һәм кыш көне  кошларны өстәмә ашатырга  сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International