Кардагы эзләр.

2017 елның 15 декабре, җомга

Шундый исем астында ТР Арча районының  Васильево Бужа авылының балалар бакчасында ”Ашит”  дәүләт тыюлыгы  хезмәткәрләре катнашында кызыклы чара узды.

Дәреснең максаты  булып, балаларның кыргый хайваннар турында, хайваннарның кышкы тормышы турында, салкын вакытта кыргый хайваннарны өстәмә ашатырга кирәклеге турында  белемнәрне ныгыту торды. Балалар тыюлык белгечләрен кызыксынып тыңладылар һәм чарада актив катнаштылар, хайваннарның эзләрен таптылар. Дәрес ахырында балалар  үзләренә ошаган хайваннарның  рәсемен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International