Сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесе һәм таныклык бирү турында

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 9.01.2014 елдан 5 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү, алмаштыру, кайтару, андый таныклыкны гамәлдән чыгару Тәртибен раслау турында”гы боерыгының 14,15 пунктлар белән тәңгәл килеп, түбәндәгеләрне эшләргә кирәклеге турында ,Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кабат исегезгә төшерә

Эшчеләре  07.12.2017 елда  сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына, андый затларга карата сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында, юридик затның исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын яки шәхси эшмәкәрнең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларның исемнәрен, фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен, туу көнен, аен, елын күрсәтеп, язмача, юридик затның вәкаләтле вәкиле белән яки шәхси эшмәкәр яки аның канунлы вәкиле белән кул куелган , юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең бланкысында гариза тапшырырга кирәк.

Сәнәгый  аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында гариза белән беррәттән, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларга карата, вәкаләтле әгъзага, 20 х 30 мм зурлыктагы, баш киемсез һәм кара күзлексез, туры карап төшкән, аклы-каралы яки төсле  ике шәхси фотография тапшыралар. Һәр фотографиянең арткы ягында сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затның фамилиясе һәм инициаллары күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International