Балтач урта гомум белем бирү мәктәбендә кышкы экология дәресе

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Балтач урта гомум белем бирү мәктәбендә, “Балтач” дәүләт тыюлыгы белгечләре белән, Татарстан Республикасында Экология елы чикләрендә, экология буенча йомгаклау дәрес-викторина уздырылды. Бу чарада  30 урта сыйныф укучысы һәм Балтач урта гомум белем бирү мәктәбе укытучылары Шигапова Г. Һәм Гарифуллина Д. катнаштылар. Тыюлык инспекторлары Хазиев Р.К. һәм Муллагалиев А.Н. белән  “Кышын хайваннарга ярдәм” темасына лекция укылды һәм 2 команда арасында викторина уздырылды.

Отылганнар булмады – барлык укучылар да  экологик белемнәрне һәм зиенлелекне югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.  Дәрес ахырында барлык укучыларга да  дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International