Хәзер ТР ДМС “Халык контроле” аша браконьерлар турында хәбәр итәргә була.

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International