Тәтештә Биологик төрлелекне саклау көненә экология дәресе

2017 елның 22 декабре, җомга

“Озын Алан” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән Тәтешнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара  биологик төрлелекне  саклау көненә багышланган, экология дәресе уздырылды.  Чарада 70 якын укучы катнашты. Дәреснең максаты булып, туган як флорасының  һәм фаунасының  биологик төрлелеге турында, табигатьне саклау эшчәнлеге һәм безнең илнең аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту торды. Дәреснең нәтиҗәләре буенча  викторина уздырылды. Анда балалар  материалны югары дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балаларга бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International