Боз асты балык тотуны яратучыларга!

2017 елның 29 декабре, җомга

Хөрмәтле балыкчылар!

Боз кату чоры башлану белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Бер кешегә боздан  кичү  өчен, 7-10 см калынлыктагы яшелле яки зәңгәрле үтә күренмәле боз имин булуын хәтерләргә кирәк. Боз буенча бер төркем кеше узганда  бер-береңнән 5-6 метр ераклыкта барырга кирәк.

Машина белән чыгу өчен хәвефсез бозның калынлыгы 30 см  тәшкил итәргә тиеш.

Балык тоткан вакытта, әз урында күп чокырчыклар тишәргә, боз буенча йөгерергә һәм сикерергә, зур төркемнәргә җыелырга ярамый.

Һәрбер балыкчыга  үзе белән  12-15 метр озынлыктагы, бер башында 400-500 гр.  йөк бәйләнгән, икенче башында ыргагы булган коткару чарасы алырга кирәк.

Балык тоту кызып китүчән һәм күңелле эш булса да, бозда  үзеңне тоту кагыйдәләрен онытырга ярамый, чөнки шуңа Сезнең гомерегез һәм Сезнең гаиләләрегезнең язмышы  бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International