Хөрмәтле Татарстан халкы!

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.12.2017 елдан 1104 номерлы карары белән, Татарстан Республикасы территориясендә “Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” исемендәге  региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы оештырылды.

Тыюлык чөгә балыгының тотрыклы популяциясен булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә аның генетик фондын саклау, ә шулай ук комплекслы саклау чаралары уздыру юлы белән, аны үрчетү өчен яраклы шартлар булдыру максаты белән  оештырылды. Ул Татарстан Республикасының табигый тыюлыклар фондына керде.

Тыюлык Әгерҗе, Алабуга,Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында урнашты һәм гомуми мәйданы 1 750 гектарга ия.  

Тыюлыкның кагыйдәләре һәм саклау  режимнары белән Комитетның сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International