Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бәйгеләр игълан итә.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәтендәге буш урыннарны алмаштыруга, 2018 елның 10 гыйнварыннан алып,  киләсе вазифалар буенча бәйгеләр игълан итә:

- Биологик су ресурслары бүлеге башлыгы;

- Хайваннар дөньясын күзәтү бүлеге башлыгы;

-Гомуми бүлек башлыгы;

- Әгерҗе районы буенча бүлек башлыгы.

Буш урыннар турында тулы мәгълүмат “Идарә кадрларының  федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасында” http://gossluzhba.gov.ru/, ә шулай ук комитетның сайтында http://ojm.tatarstan.ru/rus/vakansii-upravleniya.htm/ урнаштырылган.

Бәйгедә катнашу өчен, кирәкле документлар кушылган гаризаны,  аларны кабул итү турында  белдерү урнаштырган көннән алып 21 көн дәверендә (2018 елның 30 гыйнварына кадәр), бәйге комиссиясе сәркатибе кабул итә. Документларны кабул итү адресы: Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 кабинет, тел.(843) 211-73-81, 211-66-94

Бәйге комиссиясенең утырышы (якынча) 2018 елның 15 февралендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International