«Мин һәм Кызыл китап».

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларда экологик белемне һәм мәгарифне популярлаштыру, ә шулай ук Татарстан Республикасының табигый мирасына  сакчыл мөнәсәбәт  тәрбияләү  максаты белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 11 гыйнварыннан алып 28 февраленә кадәр, Республика күләмендә “ Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесен уздыра.

Бәйге Татарстан Республикасының  шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында уздырыла. Катнашуга мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбияләнүчеләре, урта белем бирү оешмалары,өстәмә белем бирү  укучылары, балалар берләшмәсе  һәм түгәрәкләр әгъзалары кертелә.

 

 

                                                                                                                                                                                                       19.01.2018 елдан 12-од номерлы                                                                                                                                                                                                               Татарстан Республикасының                                                                                                                                                                                                                    Биологик ресурслар буенча дәүләт                                                                                                                                                                                                  комитетының боерыгына  2нче кушымта

Республика күләмендә “Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесе уздыру турында кагыйдәнамә.

2018 елда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Республика күләмендә “Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесе уздыра.

  1. Гомуми кагыйдәләр.

Республика күләмендә “Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесе Татарстан Республикасыныңшәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында уздырыла. Катнашуга мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбияләнүчеләре, урта белем бирү оешмалары,өстәмә белем бирүукучылары, балалар берләшмәсеһәм түгәрәкләр әгъзалары кертелә.

Катнашучының яше – 10 яшькә кадәр.

Бәйгенең 1нче сайлап алу этабы җиңүчеләре һәм аларның укытучы-җитәкчеләре Дипломнар белән бүләкләнә. 1нче этапның сайлап алу комиссиясе Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре (дәүләт тәбигый тыюлык башлыгы яки саклау, федераль дәүләт тикшерүе буенча район (районара) бүлек башлыгы һәм укытучы-җитәкчедән тора.

Бәйгенең 2нче сайлап алу этабы( I,II һәм III урыннар) җиңүчеләре һәм аларның укытучы-җитәкчеләре Дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкле урыннарны биләгән эшләрне комерцияле булмаган куллану хокукына ия- төп нөсхәсен күргәзмәгә куярга, эшләрнең фотографиясен басма продукциядә урнаштырырга. 2 нче этапның сайлап алу комиссиясе Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләреннән тора (Комитет рәисе, биотөрлелекбүлеге башлыгы,биологик су байлыклары бүлеге башлыгы).

 

  1. Эшләргә таләпләр

Бәйгегә, Бәйге катнашучысы белән эшләнгән һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына: хайваннарга, үсемлекләргә, гөмбәләргә яки аларның яшәү тирәлекләренә, ә шулай ук  аларны саклау мәсьәләләренә багышланган,  эшләр кабул ителә. Эшләрне билгеләгәндә эшләү мөстәкыйльлеге, башкару сыйфаты, темага туры килү, оригинальлек һәм актуальлек санала.

Кул эшенең  размеры  һәм башкару өчен материалы чикләнми.

Бәйгегә бирелгән һәрбер эш, мәгълүмати биткә ия булырга тиеш. Анда киләсе мәгълүматлар күрсәтелә:

Кул эшенең исеме

 

Авторның фамилиясе һәм исеме

 

Яшь саны ( тулы яшь)

 

Автор яши торган торак пунктның исеме

 

Белем бирү яки башка оешманың  исеме

 

Укытучы-җитәкченең исеме, фамилиясе, атасының исеме

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International