Көчле карлар явып киткәннән соң, кыргый хайваннарга азык табуы кыенлашты.Шуның белән бәйле рәвештә, «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы инспекторлары белән, “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкның 80 нче кварталындагы тыюлык территориясендә кыргый кабаннарны өстәмә ашату уздырылды.
Бу биотехник чараны уздыру өчен “Тукай исемендәге ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 370 кг терлек азыгы бирелде.