“Кичке Таң”

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Көнне, район Мәдәният сарае залында ТР Әгерҗе   муниципаль районы Киңәшмәсенең XXV  утырышы узды.

Сессия эшендә ТР  Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев,ТР Дәүләт киңәшмәсе депутаты Альберт Хабибуллин, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының, министрлыкларның һәм идарәләрнең җаваплы хезмәткәрләре,  иҗтимагый оешмалар вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.

Мәдәният сараеның фойесында,  муниципаль районның территориясендә эшли торган, оешма эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Анда ТР Әгерҗе районының район Киңәшмәсе депутаты  А.Г. Файзуллин башлыгында “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыкның инспекторлары да катнашты.

Күпчелекнең игътибарын,  “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыкның хезмәткәрләре белән оештырылган,  табигать почмагы юнәлтте. Кунаклар тыюлыкның  территориясендә үсә торган дару үләннәре белән кызыксынып таныштылар.

Катнашучыларның да, җитәкчеләрнең дә аерым игътибары, мәктәп укучыларының һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең иҗади эшләренә  бирелде. Күргәзмәдә күрсәтелгән эшләр – Республика күләмендәге «Мин һәм Кызыл китап» исемендәге кул эше бәйгесенең сайлап алу этабы җиңүчеләренең эшләре иде. Вәсил Шәйхрәзиев балаларның эшләре белән танышты һәм тыюлыкның эшчәнлеген, ә шулай ук А.Г.Файзуллинның районның Кызыл китабын бастыру турындагы тәкъдимен хуплады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International