«Рыбе – Быть! (Балык – Булсын!)».

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

 22 майда Татарстан Республикасының Югары Ослан районында урнашкан Свияжск елгасы култыгында, “Балык – Булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру акциясе  кысаларында булган йомгаклау чарасы булды  .

         Акцияне Татарстан Республикасының  сәнәгый балык тоту оешмалары, Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча  Россия Эчке эшләр министрлыгының Төп идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, район белем бирү оешмалары булышуында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештырды.

Чара 11 майдан алып 20 майга кадәр булды.Акция Татарстан Республикасының тугыз муниципаль оешмасын чолгап алды (Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай) һәм 12   километрга чаклы ясалма уылдык чәчү урыннары ясалды  һәм урнаштырылды. 

Акциядә региональ  әһәмияттәге Дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре, ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре, Казан энергетика университетының “Су биоресурслары һәм аквакультура” кафедрасы студентлары,  ҖЧҖ «Биосфера – ФИШ», районның белем бирү оешмалары укучылары, иҗтимагый оешмалар, һәвәскәр балыкчылар катнаштылар.

Тулырак мәгълүмәтне түбәндәге ссылка буенча үтегез.

http://www.tatar-inform.ru/news/2018/05/23/612436/

http://trt-tv.ru/news/v-uste-reki-sviyaga-svili-gnezda-dlya-ryb/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International