Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм биологик төрлелекне саклау кысаларында Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының белгечләре даими рәвештә күчмә чаралар үткәрәләр.
Бу елның июль аенда Комитет Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайван төрләренең тоткынлыкта һәм ярым иреклектә асрау шартларын тикшерү буенча 3 күчмә чара үткәргән. Аюларны, аккошларны һәм башка хайваннарны асрау буенча Казан шәһәренең Идел буе районының Петровский авылында хосусый зоопарк «ХП Скоблионок М.А.», Татарстан Республикасының Мамадыш төбәгендә кафе-мотель «Малина»ның кече зоопаргы һәм физик зат Ипкеев С.С. тикшерелгән.
Бу күчмә чаралар дәвам ителәчәк.