Әгерҗе районында «Чиста яр буе» акциясе

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

             «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы Администрациясе инициативасы буенча, «Чиста яр буе» акциясе кысаларында,  Иж елгасы ярын -ТР Әгерҗе районының табигать һәйкәлләренең берсе - массакүләм җыештыру оештырылды. Акциядә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм тыюлык белгечләре катнаштылар. Иж елгасы –  җәй көне иң массакүләм ял урыны.

                Өмәдә катнашучылар чүп-чарны капчыкларга төяп, машиналарда алып киттеләр. Нәтиҗәдә хезмәт десанты көче белән якынча 6 километр яр буе линиясе тәртипкә китерелде. Мондый өмәләр әле дәвам итәчәк.

               Табигый  тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова җирле радио буенча сулыклар, елгалар, күлләр пычрануга каршы чаралар турында аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм  барлык битараф булмаган район халкын яр буе зоналарын чистартуда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International