Балалар өчен "Минем алтын балыгым" исемле экологик-мәгариф чара.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

 Чәршәмбе көнне, 26 сентябрьдә, Зөя утрау-шәһәрлеге буенда, чөгә балыгының маймычларын чыгару буенча "Минем алтын балыгым" исемле экологик- мәгариф чара узды.

 Безнең яшь буынны су биологик ресурсларын саклауга җәлеп итү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада, Нурлат балалар йортыннан һәм Яшел Үзән шәһәренең Пушкин исемендәге тугызынчы лицейдан 60 бала катнашты.

 Һәр бала чөгә балыгының маймычлары белән чиләкләр алды, һәм теләген теләп,  аларны Зөя култыгына чыгарды. Аннан соң балалар өчен,  Зөя утрау-шәһәре музейлары һәм истәлекле урыннары буенча экскурсия һәм җирле кафеда кичке аш оештырылды.

Чара Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, “Биосфера –Фиш”балыкчылык комплексы -  алар әлеге комплекста беренче тапкыр үстерелгән чөгә маймычларын бирделәр, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе һәм Зөя утрау-шәһәре администрациясе ярдәмендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International