Рөхсәтнамәләр буенча җаваплы затны ял вакытына алмаштыру.

2018 елның 19 октябре, җомга

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Р.С. Мустафинның  больничныйда булган вакытына, Норлат районының һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга гаризаны кабул итү һәм рөхсәтнамә бирү өчен җаваплы итеп, Аксубай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Крайнов Н.Ф. билгеләнде.

Рөхсәтнамә алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

штп. Аксубай, Ленин ур., 8 йорт, каб.2

Крайнов Николай Федорович 89393987595

Рөхсәтнамә алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы:

 Дүшәмбе

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Җомга

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Шимбә

9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International