Балалар куяннарга һәм пошиларга ярдәмгә.

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген, Яшел Үзән районында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, яшь буынны Татарстанның табигый байлыкларын саклауга һәм торгызуга тарту максатыннан, тозлыклар әзерләү буенча экологик белем бирү чарасы үткәрелде. Әлеге чарага  “Нурлат балалар йорты” укучылары да кушылды.

Балаларга чараның максатлары һәм әһәмияте турында лекция укыдылар, аучылык хуҗалыгы турында сөйләделәр һәм тозлыклар ясарга өйрәттеләр. Тозлыклар-ул кыргый хайваннар өчен ясала һәм урманнарда урнаштырылаторган, хайваннар өчен өстәмә минераль азык сыйфатында кирәкле, тоз урнаштыру өчен җайланмалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International