Тыюлыкта браконьер тоткарланды.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан, Лаеш районындагы  «Мишә елгасы тамагы» дәүләт  табигый тыюлык территориясендә  үткәрелгән рейд чаралары барышында, ятьмә ярдәмендә су биологик ресурсларын законсыз рәвештә тапкан гражданин З. тоткарланды.  Тоткарлау барышында «Обь-М» моторлы көймә, «TOHATSU-18» моторы һәм 90 м озынлыктагы ятьмә тыртып алынды.

Тоткарланган егет, РФ ҖК 1 бүлеге 256 статьясы  (үзйөрешле транспорт чарасы кулланып су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) буенча,  ТР Лаеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләренә тапшырылды.  Аңа 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки 2 елдан 3 елга кадәрге чорда керем күләмендә штраф, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яисә шул ук вакытка ирегеннән мәхрүм итү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International