Су биологик ресурсларын саклау буенча ТР МК утырышы

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин рәислегендә, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, 17 яр буе муниципаль районы катнашында Республика советының чираттагы утырышы узды. Анда 2018 ел өчен эш нәтиҗәләренә башлангыч йомгак ясадылар һәм алдагы кышка бурычларны билгеләделәр.

Төп докладчылар булып түбәндәгеләр торды: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Рәисе Батков Ф. С, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы Сәмигуллин М. М., УЭБ һәм ТР ЭЭМ ПК Минушев Т. Р.

Беренче тапкыр әлеге утырыш 17 яр буе муниципаль берәмлегеннән ведомствоара комиссия эше буенча җаваплы белгечләр катнашында узды. Утырышта төп эш юнәлешләре, шулай ук күзәтчелек ведомстволарының эш нәтиҗәләре каралды.

Утырышның икенче өлешендә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру буенча инструктаж үткәрелде, шулай ук иң яхшы эш нәтиҗәләренең, шул исәптән браконьер становларын бетерү буенча да мисаллары китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International