Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Төмән өлкәсенең хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, контрольдә тоту һәм куллануны тәртипкә салу идарәсе делегациясе килеп китте.
Идарә белгечләре өч көн эчендә аучылык хуҗалыгы эшчәнлеген оештыру, дәүләт федераль күзәтчелеген алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар, хокукый эш буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез.