Спас районында кошлар атнасы

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» дәүләт тыюлыгы  белгечләре Халыкара кошлар көненә һәм язны каршылауга багышланган бәйрәм чараларын үткәрделәр.

Спас районының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Болгар урта гомуми белем мәктәбендә тыюлык белгечләре балаларга кошларның нинди файда китерүе, аларның тормышы, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш турында сөйләделәр. «Халыкара кошлар көне» һәм «Кошлар - безнең дусларыбыз»фильмнары күрсәтелде.

Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, канатлы дуслар турында табышмаклар чиштеләр, кошларны тавышлары буенча таныдылар, тамашачыларга «Кошларны саклагыз»темасына сценка күрсәттеләр. «Кошлар белгечләре»дигән интеллектуаль уен бик күңелле узды.

Балалар конкурска шулай ук сыерчык оялары да ясадылар. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан барлык призерларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык сыерчык оялары да мәктәп бакчасында эленде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International