Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган экологик дәрес

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган экологик дәрес узды. Чараны, 5 экологик сыйныф укучылары өчен ,ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» дәүләт  табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.

Тыюлык белгечләре балаларга биологик төрлелекнең әһәмияте, үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләрен саклау турында сөйләделәр, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау режимы, шулай ук Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклау өчен үткәрелә торган табигать саклау акцияләре һәм чаралары белән таныштырдылар.

Чара ахырында викторина уздырылды. Анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

8-нче номерлы мәктәп укучылары тыюлыкның күп кенә экологик белем бирү  чараларында: иҗади конкурсларда, викториналарда, экологик конференцияләрдә катнашалар һәм экологик тематика буенча республика конкурсларында күп тапкыр җиңүче булып киләләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International