Спас районында экология атналыгы

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Экология атналыгы Спас муниципаль районында узды: Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгы белгечләре Район мәдәният йортында, Балалар иҗат йортында, «Колосок» балалар бакчасында, Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда белем бирү чаралары үткәрделәр.

Белгечләр балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырдылар, әйләнә-тирә дөнья турында, ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында, бигрәк тә Спас районында яшәүче төрләре турында, әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәгә сакчыл караш турында сөйләделәр. Балалар   «Урманда үзеңне ничек дөрес тоту» дигән темадагы викторинада катнаштылар, «Биологик төрлелекне саклыйк» һәм «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән фильмнар  карадылар.

Район мәдәният йортында тыюлык белгечләре Парклар маршы халыкара акциясендә катнашкан балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар. Экологик чараны үткәрү буенча иң актив оештыручыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International