Республика палаткалы лагерьлар фестиваленең катнашучылары «Чиста болыннар» тыюлыгында

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

10 августта Чистай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Галактика балалары» дип аталган Республика палаткалы лагерьлар фестивале старт алды. Фестиваль эшли башлаганнан бирле сигез ел эчендә, анда сигез меңнән артык катнашучы булды. Быел фестивальгә республиканың 10 районыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 223 катнашучы килде. Оештыручылар алар өчен бик бай программа әзерләделәр: җыр һәм бию конкурслары, уеннар, презентацияләр һәм концертлар.

Шулай  ук фестивальдә катнашучылар янына «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә килеп китте. Тыюлык хезмәткәрләре алар өчен «Без Кызыл китаптан» дигән бик кызыклы экопрограмма әзерләделәр. Интерактив лекциядә тыюлык хезмәткәрләре балаларга, Дәүләт табигать тыюлыклары дип атала торган ,Татарстан Республикасының аеруча саклаулы территорияләре турында сөйләделәр. Аларны «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм аның территориясендә теркәлгән ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштырдылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, хайваннар, кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр.

Программаның икенче өлеше – белемнәрне ныгыту уены. Анда  10 команда- һәр районның вәкиле көч сынашты. Чистай муниципаль районының «Континент йолдызлары» җыелма командасы җиңде. «Чиста болыннар» ДТКТ башлыгы уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырды. Ә җиңүче командага өстәмә күңелле сюрприз – алар өчен 1 нче номерлы экомаршрут буенча, 7,5 км озынлыктагы Прость елгасы буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар лекциядә сүз барган Кызыл китапның вәкилләрен үз күзләре белән күрделәр. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр генә түгел, туган як табигате турында белемнәр дә алдылар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International