Кичкетаң авылында "Изге чишмә" чишмәсен тәртипкә китерделәр.​

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

«Игелек атнасы» ның көзге этабы кысаларында «Кичке таң» табигать тыюлыгы белгечләре Әгерҗе районының Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге Чишмә» чишмәсе территориясен чистарту буенча өмә оештырдылар. Өмәдә авыл хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлекнең битараф булмаган кешеләре актив катнашты. Чишмә территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар, шулай ук яфракларны, коры ботакларны һәм корган үләнне җыеп алдылар.

Өмә вакытында тыюлык хезмәткәрләре катнашучылар белән кеше тормышында чиста һәм имин әйләнә-тирә мохитнең нинди роль уйнавы турында әңгәмә үткәрделәр. Якындагы территориядә яшәүчеләрнең сәламәтлеге аның торышына бәйле. ​

Мондый өмәләр авылда даими рәвештә үткәрелә, чөнки тыюлык территориясендә чишмәләр күп — барлыгы 30га якын.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды, зур эш башкарылды, хәзер инде җыештырган территорияне чисталыкта һәм тәртиптә сакларга гына кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International