Азнакайда һәм Буада балаларны кышлаучы кошлар турында кайгыртырга өйрәттеләр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә һава торышы чагыштырмача җылы булуга карамастан, тыюлык белгечләре безнең якларда кышлаучы кошларны кайтыргу турында белем бирү чаралары үткәрделәр. Алар шулай ук «Песнәк көне» Бөтенроссия бәйрәменә дә багышланган иде.

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 13 нче «Миләшкәй» балалар бакчасында, ә «Зөя буйлары» ДТКТ хезмәткәрләре «Алтынчәч» балалар бакчасында һәм Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә кошларны бер-берсеннән ничек аерырга икәнлеге турында, аларның тышкы кыяфәте һәм үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре турында сөйләделәр, ә уку-укыту өлешеннән соң беренче  кош «ашханәләре» ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International