Биоресурслар буенча дәүләт комитеты: Татарстанда кыргый хайваннарны кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык сатып алынды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Салкыннар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аучылык биләмәләренең һәм тыюлыкларның азык базасын яхшырту буенча чаралар уздыралар.

Җитәрлек күләмдә ашлык сатып алынды, дип хәбәр итте белгечләр. Көчле салкыннар вакытында, бигрәк тә тотрыклы, еш кына тирән кар катламы җәнлекләр йөрүне һәм табигый ризык табуны кыенлаштыра торган районнарда, азык махсус тоз салына торган урыннарга салыначак. Бу табигый шартларда терлекләр санын арттыру һәм саклау, аларның продуктлылык сыйфатларын яхшырту өчен эшләнә.

Шулай ук пошилар һәм куяннар өчен тоз сатып алынды.

Тышлыктагы фото: көз көне Спас районында типик тукландыру мәйданчыклары әзерләү

Түбәндәге фото: Балтач районында тоз салу урыны ясау​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International