«Чатыр-Тау» тыюлыгында Татарстанның иң биек тавыннан күзәтү өчен иң яхшы урыннар күрсәтелгән мәгълүмат стендлары барлыкка килде

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Чатыртау-Татарстанның иң югары ноктасы (321,7 метр), шулай ук ул сирәк һәм бетү куркынычы яный торган төрләрнең яшәү урыны, шуңа күрә, нәкъ 20 ел элек аның территориясендә комплекслы профильле «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгы оештырылган иде.

Узган берничә көн эчендә тыюлык белгечләре тарафыннан, килүчеләрнең җайлылыгы һәм тыюлыкка карата кызыксынуны арттыру өчен, информацион аншлаглар һәм стендлар урнаштырылды. Алар тауга менә торган юл буенда куелган. Стендларда тыюлык турында мәгълүмат бирелгән: бу-саклау режимы, территориянең җентекле картасы, сирәк хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннары күрсәтелгән, шулай ук иң матур күренешләр ачыла торган урыннар билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International