Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый советта язгы ау чорының срокларын үзгәртү сораулары буенча фикер алыштылар.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт комитетында иҗтимагый советның планлы утырышы булды. Көн тәртибендә каурыйлы киек кошларга язгы ау срокларын үзгәртү, 2019 елга Дәүләт комитетының монополиягә каршы комплексы турындагы докладны карау һәм мәҗбүри таләпләрне профилактикалау буенча ведомство программасы турында фикер алышу мәсьәләләре булды.

 

         Татарстан Республикасында язгы ау вакытын апрельнең дүртенче шимбәсеннән апрельнең өченче шимбәсенә үзгәртүне хупларга карар ителде. Аннан соң, Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апреленнән ПУ-303 номерлы«Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында  ауның параметрларын билгеләү турында»гы указына үзгәрешләр кертү проекты әзерләнәчәк.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International