"Браконьерларны аулау". Тикшерү чаралары барышында Куйбышев сусаклагычында 25 ятьмә һәм 16 кыек ятьмә (косынка) тартып алдылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Рейд барышында Татарстанда законсыз балык тоткан өчен                                           6 административ беркетмә төзелде. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белгечләре, полиция вәкилләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерү үткәрделәр. Нократ елгасы тамагы янындагы Сокольский утравы районында 40тан артык законсыз тоту коралы табылды. Сулыктан 25 ятьмә һәм 16 кыек ятьмә (косынка) тартып алдылар. Балыкчылык өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан 30дан артык әңгәмә үткәрелде.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International