Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр исегезгә төшерә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.