ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Идарә бинасында 16 августта сәгать 16.00 узачак җирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризаларны эшкәртеп бетерде.

Идарәгә җирәбә  салуда катнашу өчен  3327 гариза бирелде, алардан 3062  эшкәртүгә кабул ителде. 265 гариза  җирәбә салуда катнашуга алынмады.

Җирәбә салуга кертелгән һәм кертелмәгән гаризалар  исемлеге белән Идарәнең сайтында  “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International