2017 елның 12 ноябрендә, кичке җиделәр тирәсендә, ТР Чистай районында Р-239 трассасында Ак тау авылына борылыш янында ГАЗель машинасы белән поши бәрдертелде. Хәзерге вакытта юл вакыйгасына тикшерү алып барыла.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне руль артында игътибарлы булырга, ә шулай ук кайгылы вакыйгаларны булдырмас өчен, юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.