Буада кеше яшәми торган йортка килеп кергән кондызны табигый яшәү шартларына кайтарганнар

2024 елның 12 апреле, җомга

Буаның кеше яшәми торган йортларының берсендә битараф булмаган гражданнар кондызны күреп алалар. Чакырылмаган кунак аннан китәргә теләми, усаллана.

Халыкка ярдәмгә Буа аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре килә. Алар, хайванны өйдән сак кына алып чыгып, табигый яшәү урынына алып баралар. Җанвар үзе тартмадан сикереп чыга, елга буе камышлыгына кача да үз җаенча йөзеп китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International