Суерларның парлашу вакыты: Бөгелмә районында кошларның парлашу уенын төшергәннәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендә суерларның парлашу уенын күреп алалар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә һәм Ютазы районнарындагы районара бүлеге башлыгы Тимур Гыйниятуллин үзенчәлекле тавышлар чыгаручы кош силуэтын видеога төшерә.

Суерның гөлдерәве – ана кошны җәлеп итәргә булыша торган махсус үз-үзен тоту формасы. Мондый вакытта алар үзләренең канатларын җәеп сайрыйлар, бер-берсе белән сугышалар. Бу бигрәк тә урман тынлыгында таң атканда яхшы ишетелә торган ысылдау һәм металл тавышларына күчә бара торган чутылдауга охшаш. Аларда парлашу уены яз буе дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International