ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” питомнигыннан хәбәрләр.

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Питомникта, Татарстан җирләрендә дөньяга килгән, 8 кечкенә  алтай маралы уңышлы гына үсеп килә. Без бу истәлекле вакыйганың - аналары балаларын җимлек янына алып чыгуларының -фоторепортажын китерәбез. Бигрәк тә моңа Наиль абый шат.  Ул -моралларны карауга бик күп  вакытын  һәм көчен сарыф итүче кеше. Аның яраткан боланы “ Чулпан” ризыкны аның кулыннан ала. Монда тагын Казан университетының биоэкология кафедрасы студенты Алсу Хуснутдинова да бар. Ул  хайваннарны үрчетү буенча диплом эше яза. Аның вазифасына Татарстан Республикасы шартларында маралларны, кыр кәҗәләрен, куяннарны һәм кыргавылларны  ирексездә үрчетү перспективасын ачыклау керә. Моннан башка, Наиль абый безгә иреккә чыгарасы куяннарны һәм куян балаларын да күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International