Аучылар һәм ауны кулланучылар белән чыгу киңәшмәләре уздырды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә,  Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 13 һәм 14 декабрьдә  аучылар белән чыгу киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәдә, расланган методика буенча  төзелгән, хисаплау эшенең  күләме һәм тәртибе билгеләнде.

2017 елда хайваннар санын  билгеләү өчен  республика территориясендә 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча  17 төр хайванның саны  билгеләнәчәк.

Киңәшмәләрдә   йогышлы авыруларның таралуын булдырмау сораулары каралды. Төп басым  Татарстан Республикасы территоряисендә дөңгызларның африка чумасы авыруының таралмавына ясалды.  Барлык аучыларга да  ветеринария кануннарының  төп кагыйдәләре җиткерелде һәм аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча,  ветеринария- профилактика һәм   эпизоотиягә каршы чараларның  Исемлеге белән расланган таләпләрне үтәмәү өчен җаваплылык билгеләнде

Шулуай ук  сәнәгый аучылык инспекторларының эшчәнлеге анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International