Кошларны саклагыз

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Республика халкының исенә төшереп китәбез,  киләчәк бәйрәмнәр кошлар өчен көчле сынау булып килә, иң элек вак чыпчыксыманнар – песнәкләр,купшыллар, сары чыпчыклар,яшел чыпчыклар, киндер чыпчыклары өчен. Бер яктан каты салкыннар килә, икенче яктан – пиротехника куллану кошлар өчен өстәмә стресс була.

Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошлар өчен җимлекләр ясарга өндибез. Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар белән күгәрченнәр керә алмыйлар. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән шактый биеккә эләргә кирәк. Җимлекләрне орлык                    ( тары, солы, арпа) белән ит кисәкләрен ( тавык тиресе,  май, вак сөякләр) кушып  тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын яраталар. Аны бирер алдыннан  яссыландырырга кирәк. Песнәкләр өчен җептә тозланмаган туңмайны элеп куярга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International