Идарә хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары – 2017” исемендәге массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

18 февральдә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре  “Россия чаңгы юллары – 2017” исемендәге Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Төп чабышлар Юдино поселогында урнашкан«Локомотив» стадионында уздылар.

Бу көнне бөтен җыелганнарны ТР премьер-министры Вәсил Шәйхрәзиев, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты  Ильдар Гильмутдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов, Казан шәһәре буенча Башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары  Дамир Фәттахов, ә шулай ук муниципаль хакимият әгъзалары вәкилләре сәләмләделәр.

Чаңгы шууда катнашучыларга карата әйтелгән сәләмләү сүзендә Вәсил Шәйхрәзиев мондый ярышларны уздыру яхшы гадәт булуын билгеләп китте: “ Катнашучылар арасында,  кечкенәдән алып олыларга кадәр, барыгызны да күрү бик күңелле”. Шәйхрәзиев сүзләре буенча, бу көнне  бөтен республика буенча 170000 татарстанлылар катнашты, алар арасында Казан кешеләре 20 000 якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International