Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе командасы, Казан гарнизоны башлыгы бүләгенә, узган якшәмбе танк училищесы полигонында булган, аучылык биатлоны ярышларында катнаштылар. Алар анда I бүләкле урын алдылар.
Командага Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре, ДБО” Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре һәм штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар керде.