Иҗтимагый тыңлаулар узды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын әзерләү чикләрендә, Татарстан республикасы районнарында иҗтимагый тыңлаулар узды. Тыңлауларда пошиларны, кыр кәҗәләрен, селәүсеннәрне һәм бурсыкларны тоту  квоталары тикшерелде.

Хәзерге вакытта  Идарә белән, дәүләт экология экспертизасын узарга тиешле,  документлар әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International