Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 11 һәм 12 апрелендә  Идарә , язгы ау чорын ачу сораулары буенча,чыгыш киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәләрдә язгы ау чорында Ау кагыйдәләрен саклауны тикшерү сорауларына, киләсе “Уылдык чәчү”чарасына, ә шулай ук  Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә ау хайваннарын саклау һәм үрчетү буенча чаралар уздыруга игътибар юнәлтелде.

Идарә, Татарстанда 2017 елның язгы ау чоры  22 апрельдән алып 1 майга кадәр дәвам итүе турында, хәбәр итә.

Барыгызны  да, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән, язгы ау режимын тотуны сорыйбыз.

Чор тәмамланганнан соң, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау вакыты тәмамланган көннән алып, 20 көн эчендә рөхсәтнамә алган урынга җибәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International