Аучылык хуҗалыкларында үрдәкләр өчен ясалма оялар әзерләү һәм кую буенча эшләр башкарыла

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Күченүче казларга (сорыдан кала) һәм ата үрдәкләргә  язгы ау чоры башланды. аучылык хуҗалыклары һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белгечләре, ау чорында ,кануннар белән билгеләнгән, аучылык байлыкларын табу тәртибен һәм нормаларын саклау  артыннан сәнәгый тикшерүне һәм дәүләт күзәтүен башкаралар.

Татарстан Республикасы территориясендә  ике сусаклагыч урнашкан – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары. Алар аеруча язгы чорда стабиль булмаган су биеклеге белән характерлана, ә ул үз чиратында үрдәкләрнең оялау шартларына  начар йогынты ясый – үрдәкләрнең оялары еш кына су астында кала.

Ау чорына карамастан, үрдәкләрнең оялауларына яхшы шартлар  ясау өчен, инде хәзер үк  аучылык хуҗалыкларында  үрдәкләр өчен ясалма оялар әзерләү һәм кую буенча эшләр башкарыла.

Мамадыш муниципаль  районындагы «Вятское»  һәм Алабуга муниципаль районындагы «Свиногорье» аучылык хуҗалыкларында, ҖЧҖ «Вятский берег» хезмәткәрләре белән, язгы су җитә алмый торган биклектә, йөздән артык  тартма тибындагы  ясалма оялар куйдылар.

ДБО «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге»нең «Свияжское» аучылык хуҗалыгында,  аларның эффективлыгын өйрәнү өчен, төрле типтагы ясалма оялар куйдылар.

Үрдәкләрнең оялау шартларын яхшырту, аларның саны артуга һәм көзге ау чорында аучыларга  күбрәк  трофей  китерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International