Бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2017 елның 27. май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә,  бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Хисаплау сәгать  20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җир-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала. Хисаплауны уздырганнан соң, мәгълүматларны  карточкага тутырып, киләсе эшкәртү өчен, Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауны уздыруның методикасы белән безнең сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International