Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: бүген Идарә белән, Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль  районының ачык аучылык биләмәләренә карата, аучылык хуҗалыгы килешүнамәсен  төзү хокукына аукцион уздырылды. Ул ике лот буенча уздырылды.

Аукцион нәтиҗәләре буенча  җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:

1 нче лот– ҖЧҖ «Марал»

2 нче лот– Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль  районының аучылар һәм балыкчылар җирле иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International